Корбан чалу тәртибе

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

20 июльдә – Корбан гаете. Шушы уңайдан Әгерҗе районы мөхтәсибәте корбан чалу тәртибен искәртә.

КОРБАН ЧАЛУ ТӘРТИБЕ:

  • башта корбанны тыныч кына чалынасы урынга алып килергә;
  • хайванны газапламый гына сул ягына яткырырга, башын кыйблага борып куярга;
  • вак мөгезле хайванның арткы уң аягыннан кала өч аягын бәйләргә;
  • чаласы кеше ният әйтә: «Ошбу корбанны фәләнфәлән улыннан яки фәләнфәлән кызыннан Аллаһ ризалыгы өчен чалырга ниятлим”. Янәшәдәгеләр тәкъбир әйтә.
  • Аннан «Әл­Әнгам» сүрәсенең бер өлеше укыла: «Әгузү биллә һи минәш­шәйтанирраҗим. Бисмилләһир­рахмәнир­ра хим. Кул иннә саләти вә нусуки вә мәхъяйә вә мәмәәти лилләһи Раббил гааләмин. Лә шәрикә ләһү». («Дөреслектә, минем намазым, гайбадәтем Аллаһка, яшәвем дә, үлемем дә Галәмнәрнең Раббысы ихтыярында, Аңа тиңдәшләр юк».)

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/islam-nuryi/korban-chalu-trtibe

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International