Әгерҗедә вакцинация дәвам итә

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районында коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Прививканың беренче этабын узганнарга 21 көннән соң препаратның икенче компоненты куелачак.

Безнең илдә һәм бөтен дөньяда бик күп куркыныч чирләрне вакцина ярдәмендә генә җиңә алганнар. Һәм хәзер массакүләм вакцинациядән башка пандемиядән чыгу мөмкин түгелдер.

Сезне коронавирустан вакцинацияне кичектермәскә чакырабыз. Чөнки пандемияне туктату өчен бердәм иммунитет кирәк, ә аны вакцина ярдәмендә генә алырга мөмкин.

Вакцинация бушлай үткәрелә. Поликлиникада һәм амбулаторияләрдә ясатырга мөмкин. Шулай ук оешмаларга килеп куючы күчмә медицина бригадалары оештырылган. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/gered-vaktsinatsiya-dvam-it

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International