Әгерҗе районының төп "Автоледи-2021" билгеләнде

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Әгерҗе шәһәрендә “Автоледи-2021” машина йөртү осталыгы бәйгесе узды. Анда алты гүзәл зат катнашты.

Ярышлар ике этапта узды: теоретик һәм практик. Башта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү имтиханын тапшырдылар, ә аннары автодромда фигуралы машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр.

Ике этап нәтиҗәләре буенча җиңүче Гөлнара Сәлимуллина, икенче урында Светлана Савинова, өченче урында Юлия Сухих булды.

Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/dorozhnyiy-patrul/opredelena-glavnaya-avtoledi-2021-agryzskogo-rayona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International