Башкорт дәүләт университеты хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 28 ноябрендәге 3161-р номерлы күрсәтмәсе һәм "Урта һөнәри һәм югары белемнең уку-укыту программалары буенча максатчан уку турында" Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 октябрендәге 1681 номерлы карары нигезендә Башкорт дәүләт университетында федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре хисабына максатчан уку өчен 481 урын бирелгән.
БашДУга керү белән бәйле теләсә нинди мәсьәләләр буенча БашДУ кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (347)229-92-21, 8-987-029-9721, 8-986-700-9721 (WhatsApp бар), abiturient-bsu@yandex.ru, Уфа Зәки Вәлиди урамы, 21 каб.