«Россиянең яшь эшкуары 2021» конкурсының төбәк этабы

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә ярдәм итү, шулай ук яшь эшмәкәрләрнең «Россиянең яшь эшкуары» Бөтенроссия конкурсында катнашуы максатында «Россиянең яшь эшкуары 2021» конкурсының төбәк этабы уздырыла.

Конкурс Россия Федерациясе территориясендә яшьләр арасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының иң яхшы эшмәкәрлек тәҗрибәләрен ачыклау максатыннан үткәрелә. Конкурсны оештыручылар булып Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Яшь белгечләргә ярдәм итү үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе тора һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе ярдәмендә уздырыла.

Конкурста катнашу өчен кызыксынучы 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь эшмәкәрләрне чакырабыз. Конкурс турында барлык мәгълүмат, аның хәле һәм конкурс заявкаларын җыю https://mpr2021.ru/rt сайтында 2021 елның 20 августына кадәр шул көнне кертеп башкарыла.

Оештыру мәсьәләләре өчен җаваплы: Рәхмәтуллин Марат, тел.: 8-903-314-50-27, Шумейко Виктория тел.: 8-904-670-62-81.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International