2021 елның 29 июлендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә. Гражданнарга төгәл мәгълүмат, хокукый консультация алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Россия Федерациясе җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы ярдәм итәчәк.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71. Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз. Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.