22 июльдә Чаллы бермандатлы округ буенча кандидат Әлфия Когогина Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен документлар бирде.
"Минем өчен бүген мөһим көн, мин сентябрьдә узачак сайлауларда катнашу өчен кандидат сыйфатында тәкъдим итүгә документлар пакетын бирдем. 29 нчы Чаллы округыннан сайлауларга барам. Нәкъ менә бер мандатлы округтан, әгәр син округ һәм кешеләр проблемаларын хәл итәргә телисең икән, нәкъ менә шулай дөрес сайланырга кирәк, дип саныйм. Ышанам ки, Яр Чаллы, Актаныш, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары кергән минем округ үсешенә Татарстанның һәм бөтен Россиянең киләчәге бәйле», - дип шәрехләде Әлфия Когогина.
Документлар биргәннән соң кандидат сайлау счетын ачуга рөхсәт ала. Аннары комиссиягә ачыш турында хәбәрнамә тапшыра, ә аннары комиссия 10 көн эчендә аны теркәү яисә теркәүдән баш тарту турында карар кабул итә.
Исегезгә төшерәбез, коронавир инфекциясе таралуны булдырмау максатларында Россиядә сайлаулар өч көн - 17, 18 һәм 19 сентябрь дәвамында узачак.