Әгерҗедә туып-үскән, Россия сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Әгерҗе районында булды. "Әгерҗе хәбәрләренә" мәгълүм булганча, берникадәр вакыт элек авыл җирлеге җитәкчелеге якташыбызга мәчетне ремонтлауга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
"Корбан бәйрәменә дә өлгердек, төзүчеләргә һәм ярдәм итүчеләргә рәхмәт! Күптән көтелгән яңгыр да явып киткәч, барлык авыл халкы шатланды.
Бу бик яхшы билге! Мәчеткә, үземнән һәм туганнарымнан, берничә китап, шул исәптән уникаль Коръән басмасын бүләк иттем", - ди Айрат Зәки улы.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yaktashlar/deputat-ayrat-frrakhov-tugan-irend-mchet-remontyna-yardm-itte