Әлеге сорауга район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Анжелика ОВЧИННИКОВА җавап бирә.
– Сертификат алу өчен төп шарт – Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы (подтвержденная учетная запись на портале Госуслуг РФ) булу. Бер нечкәлек: пациент, РФ Дәүләт хезмәтләрендә теркәлгән булып, штрафларын күрергә мөмкин. Әмма әгәр исәп язмасы расланмаган икән, QR-кодлы сертификат бирелми. Ә аны раслауның төрле юллары бар. Болар – онлайн рәвештә (онлайн-банклар аша), шәхсән барып (күпфункцияле үзәк, Россия почтасы), электрон имза ярдәмендә һәм башкалар.
Әгәр пациент башта вакцинация узып, аннан соң гына РФ Дәүләт хезмәтләре порталында исәп язмасын раслаган икән, ул очракта прививка куйдырган дәвалау учреждениесенә (прививка кабинетына, регистратурага) кабат мөрәҗәгать итәргә һәм медицина хезмәткәрләренә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында урнашкан Шәхси кабинеттагы үзгәрешләр турында хәбәр итәргә кирәк. Шуннан соң вакцинация узу турындагы мәгълүматлар кабат җибәрелә.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/qr-kodly-sertifikatny-nichek-alyrga