Айдар Әхмәтшин трассада машинасы ватылган Пермь кешесенә ярдәм иткән

2021 елның 23 июле, җомга

Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы, полиция капитаны Айдар Әхмәтшин «Песәй-Крынды» юлының 38 чакрымында авария сигнализациясе эшләп торучы ВАЗ автомобилен күреп туктый.

Транспорт чарасы янында дүрт кеше була.

Юлчылар белән аралашу барышында полицейский аларның Пермьнән Ростов-Донга юл тотуын ачыклаган. Аңлаешсыз сәбәпләр аркасында автомобиль сүнә башлый. Йөртүчесе туктап карагач, ГРМ каешының өзелүен аңлап ала. Әмма ул үзе генә төзексезлекне бетерә алмый.

Автоинспектор аларга автомобильне төзәтергә ярдәм итә. Юлчылар полицейскийга рәхмәт белдердеп, юлларын дәвам итәләр.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yoldyznam/aydar-khmtshin-trassada-mashinasy-vatylgan-perm-keshesen-yardm-itkn

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International