Тирсә авылы яшьләре мавыктыргыч квестта катнаштылар

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Яшьләр үзәге Әгерҗе районының Яшьләр парламенты белән берлектә Тирсә авылында яшәүчеләр өчен Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Бер кояш астында" дигән мавыктыргыч квест үткәрделәр.

Командалар 8 станцияне уздылар, алар Тирсә авылы мәдәният йорты территориясендә төрле локацияләрдә урнашкан иде. Станцияләр узу вакытында балалар интеллектуаль биремнәр үтәделәр, логик бурычларны чиштеләр.

Чара дәвамында иң кечкенәләр өчен берничә күңел ачу мәйданчыгы эшләде:"Гигант твистер "һәм "Аквагрим".

Тирсә авылында яшәүчеләр энергия һәм уңай эмоцияләр алдылар.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/2021-tugan-tellr-m-khalyklar-berdmlege-ely/tirs-avyly-yashlre-mavyktyrgych-kvestta-katnashtylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International