2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.
2021 елның 06 августында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе - Татарстан Республикасы буенча баш санитария табибы Марина Патяшина гражданнарны кабул итә.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесенә - Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә турыдан-туры «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренә тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Мария Патяшинага мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.