26 июльдә Пенсия фондының хезмәт коллективлары белән чираттагы очрашуы булды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

26 июльдә Пенсия фондының хезмәт коллективлары белән чираттагы очрашуы булды. Әлеге очрашуда Әгерҗе районында клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова Әгерҗедәге 8 нче балалар бакчасы һәм торак-коммуналь хуҗалык белгечләренә пенсия яшен арттыру, пенсионерлар өчен ташламалар, электрон хезмәт кенәгәсе, авырлы хатын-кызларга һәм 8-17 яшьлек балаларга айлык түләүләр турында сөйләде. Алар гаиләләрдә бердәнбер ата-ана яки суд карары белән алиментлар билгеләнгән, Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган дәүләт хезмәтләре турында. Кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Нәтиҗәдә Пенсия фонды вәкилләре хезмәткәрләргә ПФР сайтында һәм дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинет белән файдаланырга киңәш итте.

Шәһәр һәм район халкы өчен бу Пенсия фонды вәкилләренә сораулар бирү мөмкинлегенең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International