Хөрмәтле тимер юл хезмәтчәннәре һәм ветераннары ихлас күңелдән Сезне һөнәри бәйрәмегез - Тимер юлчылар көне белән котлыйм!
Безнең һәрберебезнең тормышында тимер юллар аерым роль уйный, корыч җепләр безнең илне бербөтен итеп бәйли. Тармак хезмәткәрләре тимер юлларның тотрыклы эшләвен өзлексез хезмәт белән тәэмин итәләр. Тармак ветераннары салган тәҗрибә һәм данлы хезмәт традицияләре, шулай ук Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз һәм эшкә җаваплы карашыгыз районыбыз икътисадын алга таба үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачар һәм ныклы нигез булыр дип ышанам. Сезнең намуслы хезмәтегез, гаҗәеп эшкә сәләтегез, сәяхәтләр романтикасы өчен рәхмәт. Чын күңелдән нык сәламәтлек, яңа хезмәт җиңүләре, бетмәс-төкәнмәс оптимизм, иминлек, гаиләдә бәхет һәм тормышыгызда игелекле вакыйгалар телим! Эшләрегезнең һәм башлангычларыгызның ышанычлы юлдашы булсын! Район башлыгы А.Р. Вәлиев