29 июльдә Яшьләр үзәге хезмәткәрләре яшьләр берләшмәләре активистлары өчен "Табигатьне бергә саклыйк!" дигән файдалы экоквест үткәрде.
Эвестның төп максаты - Әгерҗе елгасының зур булмаган участогын җыештыру. Катнашучылар төрле чүп-чар җыйдылар: пакетлар һәм төргәкләр, кулланылган шешәләр, ватылган пыяла.
Территорияне җыю - ул беренче чиратта, бәйрәм - чисталык, тәртип һәм яхшы кәеф бәйрәме, дип билгеләп үтә акцияне оештыручылар.
Балалар башкарылган эш нәтиҗәләреннән канәгать калдылар!
Һәм исегездә тотыгыз, "чисталык җыештырган урында түгел, ә чүпләмәгән җирдә"!