Хезмәт коллективларын «Физкультура көне» һәм «Туган телләр һәм халык бердәмлеге» бәйрәменә багышланган Туристлык слетында катнашырга чакырабыз, ул 2021 елның 14 августында «Орешник» паркында узачак. Турслетта катнашуга 8 кеше (4 ир-ат, 4 хатын-кыз) тәшкил иткән предприятие, оешма, учреждение, коммерция структуралары, җирлекләрнең җыелма командалары рөхсәт ителә. Катнашучыларның яше: 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк.
Турслетта катнашу өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының спорт һәм туризм бүлегенә заявка бирергә кирәк: Әгерҗе ш., Гагарин ур., 13 каб. 3, тел.: 2-38-60, email: LS.Imanova@tatar.ru, делегация җитәкчесенең контакт телефонын күрсәтеп.