2021 елның 23 июленнән 23 августына кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә.
Конкурста катнашуга кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы шәхси эшмәкәрләр чакырыла.
Конкурсны уздыру турында җентекле мәгълүмат, шулай ук документларның формаларын түбәндәге сылтама буенча алырга була: https://mincult.tatarstan.ru/predostavlenie-grantov-pravitelstva-respubliki.htm
Конкурс гаризалары түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан ш., Пушкин ур., 66/33, 205 каб. 9:00 дән 18:00 гә кадәр. Элемтә өчен: Григоренко Михаил Александрович, тел. 8 (843) 264-74-14