«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә «Су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 15 июнендәге 468 номерлы карары белән расланган Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты (алга таба - Дәүләт комитеты) хакындагы нигезләмә нигезендә Дәүләт комитеты җайга салына торган оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм билгеләнгән тарифларның (тарифларга өстәмәләрнең) 2021 елның 1 яртыеллыгында эшләү нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый хәленә йогынтысын анализлый.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, җайга салына торган оешмаларга 2021 елның 17 августына кадәр Татарстан Республикасында ягулык-энергетика комплексы оешмаларының һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының (ТР ЕИАС) тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмат-аналитик системасы аша соратып алына торган мәгълүматны тәкъдим итәргә кирәк.