Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасында федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча эш төркеменең чираттагы утырышын уздырды.
«Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәттәшләре белән берлектә безгә ышанып тапшырылган юнәлешләр буенча федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча 2021 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясадылар. Болар - «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлыкка сәләтен арттыру» һәм «Энергетиканы үстерү» дәүләт программалары, Сәнәгатьне үстерү фонды белән үзара хезмәттәшлек. Әйтик, 2021 елның 1 яртыеллыгында республика икътисадына 27 млрд сум чамасы федераль субсидия җәлеп ителгән. Моннан тыш, Сәнәгать үсеше фондыннан елга 2-5 елга 1,3% лы 4 ташламалы кредит алынган ", - дип хәбәр итте Когогина.
"Көн тәртибенең икенче пункты булып Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча йорт биләмәләрен газлаштыруны оештыру мәсьәләсе торды. Бүгенгә кирәкле мәгълүматлар җыю буенча муниципалитетлар белән әзерлек эшләре алып барылды. Республикада газ үткәрергә тиешле объектлар саны 18 меңнән артык фатир һәм йорт тәшкил итә. Газлаштыру мәсьәләсе Татарстан һәм халкыбыз өчен бик мөһим. Эшче төркем җитәкчесе буларак вәзгыятьне контрольгә алам һәм республикага бу бурычны гамәлгә ашыруда төрлечә ярдәм итәргә әзер ", - дип шәрехләде парламентарий.