Чаңгы узышлары буенча тренер Сергей Чечегов: Эшемнән канәгатьләнү хисе алам

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

“Мин эшемнән канәгатьләнү хисе алам”, – ди Әгерҗе спорт мәктәбенең чаңгы узышлары буенча тренеры Сергей ЧЕЧЕГОВ. Бу көннәрдә ул шәкертләре белән – укыту-тренировка җыеннарында.

Физкультурачылар көне алдыннан аның белән элемтәгә кереп, безнең райондагы беренче нәтиҗәләре, киләчәккә планнары турында аралаштык.

– Сергей Васильевич, сез – әгерҗелеләр өчен яңа кеше. Сезнең турыда күбрәк беләсе килә: кайда тудыгыз, спортка ничек килдегез?

– Мин 1975 елда Удмуртиянең Кез районы Александрово авылында туганмын. Беренче көннән үк тормышым спорт белән бәйле. Әтинең укучылары хәзер очрашкач та әти алар белән тренировкалар алып барган чакта мине – кечкенә сабыйны коляскада йөрткәннәрен искә алалар. Сүз уңаеннан, әтиебез Василий Евграфович Олимпия чемпионы Тамара Тихонованың тренеры иде. Туган абыйларым да тренер булдылар. Шуңа күрә минем өчен башка юл юк иде.
Без гаиләдә дүрт бала үстек, мин – зурысы. Әни – башлангыч сыйныфлар укытучысы, директор булып та эшләде.

Мин мәктәптә төрле спорт төрләре белән шөгыльләндем. Болар – чаңгы, баскетбол, волейбол, теннис. Бу минем хатам да булгандыр. Чөнки төп бер юнәлешне сайлап шуның буенча системалы рәвештә шөгыльләнергә кирәк иде.

Удмурт дәүләт университетының спорт факультетында физкультура укытучысы, чаңгы узышлары буенча тренер белгечлеге алдым. Армиядә һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иттем. Сугышны да күрергә туры килде: ярты ел Чечняда булдым. Өйгә кайткач спорт белән шөгыльләнүемне дәвам иттем.

– Сезнең шәхси уңышларыгыз күпме?

– Удмуртия беренчелелегенә узган ярышларда күп тапкырлар призер булдым, Ижау беренчелеге ярышларында җиңү яуладым, Урал һәм Идел буе Кубоклары өчен узышларда 6нчы урын алдым. Тезем җәрәхәтләнгәч, зур ярышларда чыгыш ясый алмадым. Ул вакытка улларым туды һәм мин гаиләм белән кече Ватанга кайттым. Анда җиңел атлетикадан башладым. 2006 елда әтием вафатыннан соң чаңгы узышларына күчтем.

– Газета укучыларның уңышлы чыгыш ясаучы укучыларыгыз турында да беләселәре киләдер...

– Чаңгы һәм биатлон җанатарларына безнең спортчыларның исемнәре яхшы таныш. Әйтик, Бөтенроссия Универсиадасы җиңүчесе Павел Белослудцев. Аның апасы Дарья Белослудцева – 30 чакрымга Россия беренчелеге ярышлары көмеш призеры. Биатлон буенча Россия Чемпионаты призеры Лариса Белослудцева. Быел Виктор Иванов юниорлар арасында Россия беренчелегендә бронза медаль алды.

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/chagy-uzyshlary-buencha-trener-sergey-chechegov-eshemnn-kangatln-khise-alam

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International