Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Уйланыгыз Мәңгелек ут каршында
2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
Туган җирне фашист коллыгыннан азат итәргә фронтка киткән һәр 100 сугышчының 97се яу кырында ятып калган. Батырларча һәлак булган 20 миллионнан артык сугышчының исемен укып чыгу өчен генә дә күпме вакыт кирәк булыр иде икән?!
Әгерҗе районыннан киткән 10 меңгә якын якташыбызның да 6,5 меңе туган якларга кайта алмаган. Бүген исә районыбызда нибары 58 сугыш ветераны калган. Әйдәгез, батыр солдатларыбызны бер минут тынлык белән искә алыйк...
Әнә, алар турында якты хәтер булып, мәйданда Мәңгелек ут яна. 9 Май көнне район үзәгендәге Җиңү мәйданына тантанага килгән һәркем бу минутларда изге утка карап, сугыштан кайта алмаган яки исән кайтып та Җиңүнең 68нче язын каршы алалмаган бабасын, әтисен, абыйсын, әбисен, әнисен күз яшьләре белән искә алгандыр. Бәйрәмнең төп хуҗалары – сугыш һәм тыл ветераннары, бер тапкыр да әти дип әйтә алмаган сугыш чоры балалары өчен 9 Май аеруча кадерле. Алар өчен моннан да якынрак бәйрәм юк. Ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими. Бәйрәмгә дә быел нибары 16 сугыш ветераны гына килә алган иде. Яшьләре барса да, әнә, Бари Мозаффаров, Шәүкәт Акбашев, Гариф Зарипов, Заһид Камалетдинов, Аркадий Шамшурин, Фәйзи Нәбиев, Павел Лавров, Михаил Пугачев, Мария Соловьева әле дә төз атларга тырышалар, бер-берсен кочаклап бәйрәм белән котлашалар. Район башлыгы Валерий Макаров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Горький тимер юлының баш инженеры Александр Рябков һәм башка җитәкчеләр мәйданга узу белән иң элек сугыш һәм тыл ветераннарының иңнәреннән кочып күрешеп чыктылар.
Мәйдандагы бәйрәм тамашасы ветераннарны дәһшәтле 1941 елның 22 июнь таңына алып кайтты. Левитанның сугыш башлану турындагы тавышы янәдән күңелләрне тетрәндерде. Әле мәктәп тәмамлап, чыгарылыш кичәсен үткәргән 17 яшьлек егет-кызларның матур хыяллары җимерелеп, фронтка китүләре, сыйныфтагы 35 укучының бер ел эчендә 34енең яу кырында һәлак булуы, әниләренә “похоронка” килүләрне карау сугышны үз башыннан кичергәннәргә генә түгел, безгә дә ифрат авыр булды. Ул чорларны сәхнәләштергән күренешләр ветераннарны аеруча тетрәндерде, күңелләре тулды.
Мәйданда ветераннарга бик күп котлаулар, рәхмәт сүзләре яңгырады. Сәхнә осталарының берсеннән-берсе матур чыгышлары да фәкать алар өчен иде. Әмма бу көн саен шулай булсын иде. Онытмыйк, мин дә, син дә, ул да елның 365 көнендә дә ветераннарыбызга шундый җылы, игътибарлы караш бүләк итәргә тиеш. Ходай биргән гомерләрегезне ничек тә булса, озайта алсак иде. Сезгә тиеш әле бик күп назлар, хөрмәтле ветераннар!
Шәһәрдә бәйрәм чаралары кичен дә дәвам итте. Әгерҗелеләрнең яраткан “Танок” удмурт халык ансамбле концерты, бәйрәм салюты белән 68нче Җиңү бәйрәме дә тарихка кереп калды. Илләр генә тыныч була күрсен!
Рәмзия Зарипова.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз