2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.
2021 елның 26 августында 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе гражданнарны кабул итә. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының архив эше буенча рәисенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән республика муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренә бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Гөлнара Габдрахмановага мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына (843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.