Тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«20 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 23, Чаллыда — 13, Арча һәм Сарман районнарында — икешәр, Аксубай, Әлмәт, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 028 очрагы теркәлгән, 22 меңнән артык кеше (шуларның тугызы — узган тәүлектә) терелгән. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/tagyn-50-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International