Татарстанда аварияләрдә 11 бала һәлак булган

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Республикада «Игътибар — балалар!» дип аталган профилактика акциясе башлана, ул юл-транспорт фаҗигаләрендә балаларның имгәнүен кисәтү юнәлдерелгән.

2021 елның 7 аенда гына да Татарстанда балалар катнашында 271 авария булган. Аларда 11 бала һәлак булган, 286сы имгәнгән.

«Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре август–сентябрь айларында арта. Бу вакытта яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлларда иминлек кагыйдәләрен онытып җибәрә һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә ияләшү таләп ителә», — дип белдерде ЮХИДИ хезмәтенең Юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рушан Шакиров.

Акция барышында автоинспекторлар шоферларның балаларны автомобильләрдә ничек йөртүен, җәяүле балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү-үтәмәвен, шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне уздырып җибәрү-җибәрмәвен тикшерәчәк.

Моннан тыш, инспекторлар мәктәпләргә һәм лагерьләргә керә торган юлларны, шулай ук юл тамгаларының һәм билгеләренең нинди хәлдә булуын тикшерәчәк. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/tatarstanda-avariyalrd-11-bala-lak-bulgan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International