Әгерҗедә легендар "КАМАЗ-мастер" командасы экипажы чыгыш ясаячак

2021 елның 27 августы, җомга

Әгерҗедә янә «КАМАЗ-мастер» легендар командасы экипажы чыгыш ясаячак. Әлеге тамаша 28 августта Әгерҗе җирлегенә нигез салынуның 375 еллыгына һәм Тимерюлчылар көненә багышланган программа кысаларында узачак.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 04 мартында Әгерҗедә беренче мәртәбә “КАМАЗ-мастер” командасы - “Дакар” ралли-рейды җиңүчеләренең чыгышлары узды. Спортчылар Дмитрий Сотников һәм Илгиз Әхмәтҗанов Әгерҗе районы халкы һәм кунаклары өчен узыш йөк машинасын күрсәтеп бәйрәм оештырдылар.

Бу юлы Антон Шибалов киләчәк!

Бу зур дәрәҗә һәм яңа, кызыклы тәҗрибә. Мондый чаралар иң яхшы спортчыларны, үз эшенең чын осталарын җыя бит!

Сезне 28 августта 11.00 сәгатьтә Әгерҗе ипподромында көтәбез. Чараларның тулы программасы белән биредә танышырга була.

6+

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-legendar-kamaz-master-komandasy-ekipazhy-chygysh-yasayachak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International