Бу хакта китапханә хезмәткәрләре болай дип уртаклаша:
Җәйге китапханәбезнең бүген соңгы чарасы үтте. Киләсе елда да күрешербез дип укучыларыбыз белән күңелле итеп саубуллаштык.
Китаплы җәй.
Җәй – иң матур һәм иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! Инде менә ничә еллар рәттән Әгерҗе үзәк китапханәсе, балалар китапханәсе, авыл китапханәләре җәйге каникул чорында, "Китаплы җәй" исемле җәйге уку программасы белән эшли. Китапханәчеләр балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викториналар, кызыклы уеннар оештыралар. Быелгы җәйге укулар тагын да күңеллерәк, матуррак үтте, җәйнең эсселеге, ямьлелеге, кояшлы булуы китап укучыларыбызга да, китапханәчеләребезгә дә дәрт, дәрман бирде. Яңа идеялар, яңа фикерләр атна саен туып кына торды.
Әгерҗе үзәк китапханәсе, балалар китапханәсе атна саен “Яшьлек” һәм “Имәнлек” паркларында өлкәннәр, балалар өчен планлаштырылган төрле темаларга чаралар үткәрделәр. Яңа китаплар һәм журналлар белән таныштылар, шулай ук китапханәгә реклама ясалды, кайда урнашканын, нинди китаплар бар икәнлеге балаларга җиткерелде. Юбиляр язучыларга, юбиляр китапларга кызыклы күзәтүләр ясалды, курчак театрлары күрсәтелде. Китапханәчеләр үзләре дә төрле әкият геройлары булып киенеп китап укучыларны сөендерделәр. Моннан тыш, Үзәк китапханә каршында урамда июль һәм август айларында көн саен 10.00 сәгаттән 18.00 сәгатькә кадәр зурлар өчен ”Җәйге китап уку залы” эшләде. Китап укучыларга “Сәяхәтче китаплар” (“Буккросинг”), “Яңа китап-яңа дус”, “Әйдәгез, укыйбыз!”, “Атнаның яңа гәзитләре”, “Яңа санда-яңа әсәр” (журналларга күзәтү) исемле китап күргәзмәләре эшләде. Китап укучыларга “Сәяхәтче китаплар" күргәзмәсе бик ошады. Үзләре дә китапханәгә бик күп китаплар бүләк иттеләр. Китапханәбезне гаилә китапханәләрендәге китаплары белән тулыландырган укучыларыбызга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Авыл китапханәләре оештырган җәйге укулар шәһәрдән кунакка кайткан балаларга бигрәк тә ошый. Быелгы җәй алар күңелендә күңелле мизгелләр белән генә түгел, ә “Китаплы җәй” исемле фото бәйгеләре, рәсем бәйгеләре, төрле кызыклы мастер-класслары белән дә истә калыр. Китапханәче апалары оештырган асфальтка рәсемнәр, гербарийлар ясау, дару үләннәре белән танышу, болын чәчәкләреннән тәкыялар үрү, табигатьтә ял, авыл тарихын өйрәнү, әкиятләр уйлап чыгару болар барысы да балалар күңеленә кыш буена җитәрлек илһам бирде.
Кешегә аралашу бик кирәк. Җәй көне ял итәбез, бакча эше күп дип тормадылар быел китап укучыларыбыз. Узган елгы чикләүләр сагындырган.
Китапханәләребезгә дусларыбыз китап алырга дип кенә түгел, ә җан азыгы алып, җылы әңгәмә корып, уй-хисләре, кичерешләре, шатлык-борчуларын бүлешер өчен дә киләләр. Быелгы җәйге китапханәбезне ябып, көзге чорга күчеп барабыз. Алда әле салкын кышлар бар. Безне һәм китап укучыларыбызны яңа китаплар, матур әдәби-мәдәни чаралар, кызыклы очрашулар, әңгәмәләр көтә. Китапханәбез ишекләре һәркемгә ачык. Рәхим итегез!
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/gered-yge-kitapkhanne-sogy-charasy-tte