
мпионатында өченче тапкыр үзен күрсәтүе. Алдагы елларда Төркиядән – алтын һәм көмеш, Польшадан бронза медаль белән кайтты ул. Ә бу ярышта ике кулы белән дә II урын алды. Миләүшә моңа кадәр 50 килога кадәр үлчәү авырлыгындагы көндәшләре белән кул көрәштерсә, бу юлы 55 килога кадәрлеләр белән көч сынаша. Әлеге категориядә 55 спортчы була. “Кемнәр белән кул көрәштерәсемне белгәч, III урын алсам да риза булыр идем дип теләдем. Әмма уң кул белән – Россия, сул кул белән Төркия спортчыларына гына бирештем. Мин бик шат”, – ди көмеш медаль иясе. Шулай да кызлар Россиядән кала Төркия, Украина, Швециядән килгән яшьтәшләренең бик көчле булуларын әйттеләр. Әмма безнекеләр әле аларга бирешергә уйламыйлар. Афәрин!
арга, биюче фонтанга сокланганнар алар. Шәһәр буйлап сәяхәт иткәннәр. Дүрт йолдызлы отельдә яшәгәннәр, башка илләрдән килгән яшьтәшләре белән аралашканнар. “Без бер-беребезгә көндәшләр итеп түгел, ә дуслар итеп карыйбыз. Инглиз телендә аралашабыз, бер-беребезнең уңышлары өчен сөенәбез. Кем көчле – җиңү шуңа эләгә. Пьедесталга күтәрелү өчен җиде кат тиреңне чыгарып шөгыльләнергә кирәк”, – ди Миләүшә. Ә аны алда мөһим бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Аларда да сынатмас спортчы кызыбыз. Аннан соңгы тормышын да ул спорт белән бәйләргә тели. Уңышлар сиңа, Миләүшә!