Ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә ел саен “Өскә!” республика конкурсы тормышка ашырыла. (алга таба - Конкурс). Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары өчен идарәче кадрларны әзерләү һәм стажировкалауга юнәлдерелгән.
2021 елның 31 августыннан конкурсның гариза кампаниясе ачылды.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 8 октябренә кадәр Конкурс сайтында кабул ителә http://www.rezervrt.ru/projects/vverx/. Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, Татарстан Республикасының дәүләт телләрен белүче, югары белем дәрәҗәсе бакалавриаттан, специалитеттан түбәнрәк булмаган икеле гражданлыгы булмаган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистлар Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына керү, республика министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу мөмкинлеге алачак. Элемтә өчен - Егоров Андрей Николаевич, тел.: 7(927)444-91-56, rezervrt@gmail.com.