Әгерҗе районында "Йолдызлык" җиңүчеләре һәм лауреатлары чыгыш ясады

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Кичә Варкләд-Бодьино авыл клубында "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләр һәм лауретлар концерты узды. Искәртәбез, фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.

Бәйрәмнең барлык кунакларын фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сәламләде. Фестивальдә катнашучы барлык балалар әти-әниләренең, әбиләренең, бабайларының, педагогларының һәм җитәкчеләренең чын хәзинәсе, дип билгеләп үтте ул.

- Бүген сез тарихи вакыйга шаһитлары булдыгыз, чөнки "йолдызлылар" беренче тапкыр Әгерҗе районына "Талантлар гаиләсе" концерт программасы белән килде. Чыгыш ясаучылар һәм хореография коллективы арасында "Хыял"ны күрү күңелле, ул елдан-ел фестивальдә катнаша һәм призлы урыннар яулый, - диде Дмитрий Александрович.

20 елдан артык бай тарихы булган һәм меңләгән талантлы балаларга зур сәхнәләргә юл ачкан фестиваль артистларының һәр чыгышы көчле алкышлар белән озатылды. Чыгыш ясаучылар арасында Мәскәү югары ГИТИС институты, Казан дәүләт консерваториясе һәм Мәдәният институты студентлары да бар иде.

  "Хыял" коллективы укучылары "Күңелле тәнәфес" һәм "Кадриль" номерларын тәкъдим иттеләр. Дмитрий Александровичның алар адресына алкышлары биючеләр чыгышына иң югары бәя бирде.

Югары дәрәҗәдә оештырылган концерт бер сулышта узды. Һәр чыгыш күңелле тәэсирләр калдырды һәм уңай хисләр уятты.

Соңыннан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев артистларга рәхмәт хатлары тапшырды, аларга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерде. Чара турында тулырак газетаның җомга санында укыгыз.

Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryzskom-rayone-vystupili-pobediteli-i-laureaty-sozvezdie-yoldyzlyk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International