14 сентябрь көнне Әгерҗедә "Автобабай-2021" бәйгесе узачак. Аның кысаларында өлкән яшьтәге иң яхшы йөртүче ачыкланачак.
Ярышлар ике этапта узачак.
I этап Әгерҗе шәһәре, Карл Маркс урамы 123 йорт (ЮХИДИ бинасында), II этап - “Балалар яшүсмерләр автомобиль мәктәбе” автодромында: Лесопильная ур., 29б.
Катнашучыларга таләпләр: 55 яшьлек хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар - машина йөртү таныклыгы, шәхси кулланылышта җиңел автомобиль.
Катнашучыларның гаризалары телефон/факс аша кабул ителә: 8(5551) 2-46-34 яисә электрон почта аша - agdirbdd@mail.ru 2021 елның 13 сентябренә кадәр. Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8(5551) 2-46-34, 89600720340 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә. Чара 2021 елның 14 сентябрендә 09.00 сәгатьтә ЮХИДИ территориясендә башлана. Килегез, кызык булыр! 16
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/avto/v-agryze-s-neterpeniem-zhdut-konkurs-avtobay-2021