Ташламалы ставка буенча торак сатып алуга яисә шәхси йорт төзүгә еллык 6 процентка кадәр кредитлар 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр алырга мөмкин.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләде:
"Балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасы 2022 елның ахырына кадәр исәпләнгән иде, аны 2023 елның 31 декабренә кадәр Хөкүмәткә Россия Президенты Владимир Путин йөкләде".
"Гаиләнең әзер дә, төзелеп килүче фатирны да сатып ала алуы мөһим. Шулай ук кредитны индивидуаль торак йорт төзү яки җир кишәрлеге сатып алу өчен кулланырга мөмкин», - диде Когогина.
Ставка барлык кредитлау срогына еллык 6 процентка кадәр тәшкил итәчәк - 30 елга кадәр. Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән кала барлык регионнар өчен максималь сумма - 6 млн сум. Минималь беренчел взнос - 15%. Түләү өчен ана капиталы чараларын кулланырга мөмкин.