Бүген хакимиятнең актлар залында Әгерҗе районы сәламәтлек саклау системасы эшенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разинович Фатихов һәм район башлыгы Азат Вәлиев катнашты.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников Стационар, Әгерҗе үзәк район хастаханәсе поликлиникасы, ФАПлар, ашыгыч ярдәм, кадрлар мәсьәләләре буенча сорауларга җаваплар бирде. Барлык әлеге мәсьәләләр җыелган мөрәҗәгатьләр йомгаклары буенча гомумиләштерелде.
Сезнең уңайлыгыгыз өчен администрация белән инстаграмда районның рәсми аккаунтында онлайн-трансляция үткәрелде. Сезгә видеоотчет тәкъдим итәбез.
Тагын бер кат билгеләп үтәбез, барлык кабул ителгән мәсьәләләр җентекләп эшләнәчәк.
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryz-sostoyalos-obsuzhdenie-ostrykh-voprosov-s-uchastiem-minzrava-rt