Бүген Әгерҗе районында сайлау участоклары эшли башлады.
Сайлау участокларын 17, 18, 19 сентябрьдә иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр сайлаучылар кабул итә.
Бу көннәрдә әгерҗелеләргә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сигезенче чакырылыш һәм 29 нчы Чаллы бермандатлы сайлау округы буенча депутатны сайларга туры киләчәк.
Сайлау участогында һәркемгә ике бюллетень бирелә: берсе - бердәм федераль сайлау округы буенча, анда 14 партиянең берсе өчен тавыш бирергә кирәк булачак, икенчесе - Чаллы бермандатлы 29 нчы сайлау округы буенча, анда инде 8 теркәлгән кандидатның берсен сайларга кирәк.
17, 18, 19 сентябрьдә районда 49 участок эшли. Шуларның 16сы - Әгерҗедә, 33е - авылларда. Бүгеннән башлап барлык участокларда сайлаучыларны кабул итү башланды.
Безнең районда 24700 сайлаучы исәпләнә.
Барлык участок комиссияләре яклау чаралары белән тәэмин ителде. Комиссия әгъзалары битлек һәм перчаткаларда эшләячәк. Сайлаучыларга битлекләр, перчаткалар, авторучкалар бирелә. Бинага кергәндә антисептиклар бар. Тән температурасы үлчәнә.
Сайлауларга кагылышлы барлык сораулар буенча 22955, 21561, 22705 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-tatarstane-nachali-rabotat-izbiratelnye-uchastki