18 сентябрьдә "Милләт кроссы" Бөтенроссия җиңел атлетика йөгереше узды. Ярышларда район башлыгы, ТР Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм урынбасарлары, мәгариф учреждениеләре укучылары, Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентлары, оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты. Ярышларда Сарапул шәһәреннән кунак Алексей Валерьевич Белослудцев - җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, 100 км га йөгерүдә ике тапкыр Европа чемпионы, 6 сәгать йөгерүдә Россия рекордчысы булган. Ярышларның баш хөкемдары - Чечегов Сергей Васильевич - Удмуртия Республикасының атказанган тренеры, хәзерге вакытта Әгерҗе районында чаңгы ярышлары буенча "Спорт мәктәбе" МБУ тренеры.