1 сентябрьдән «Эколидер» республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

 

2004 елдан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан “Эколидер” республика конкурсы (алга таба - Конкурс) уздырыла, аның максаты әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә торган предприятиеләрне, оешмаларны, гражданнарны һәм иҗтимагый берләшмәләрне ачыклау һәм бүләкләү.

Муниципаль берәмлек вәкилләрен түбәндәге номинацияләр буенча конкурста катнашырга чакырабыз: предприятиеләр һәм оешмалар, индивидуаль эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр, мәгариф учреждениеләре, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары.

Гаризалар 2021 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр түбәндәге электрон адреслар буенча кабул ителә: Anastasia.Merdyukova@tatar.ru - оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар өчен;

Anisa.Mannapova@tatar.rи - җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар өчен;

eco.press@tatar.ru - массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен.

Элемтә өчен: экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Артемьева Ольга Владимировна, тел. (843) 267-68-11.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International