Татарстанда яңа төзелешләрнең 80%тан артыгы эскроуны җәлеп итеп төзелә

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 8 аенда учет-теркәү өлкәсендәге эшчәнлеккә йомгак ясап, Татарстан Росреестрында шундый нәтиҗәгә килделәр.

Әйтик, 2021 елда төзелештә катнашуның 12 280 шартнамәсенең (ДДУ) 9 меңгә якыны эскроу-счетлар кулланып теркәлгән. Шул ук вакытта узган ел шушы ук вакыт аралыгында Татарстанда якынча 11 900 ДДУ теркәлгән, ләкин аларның 40% ы гына - эскроу счетларын җәлеп итеп.

"Өлешле төзелештә катнашу турындагы килешүне мәҗбүри теркәү эскроу-счетлар механизмын кулланып 2019 елның 1 июленнән кертелде. Шушы ике елдан аз гына артыграк вакыт эчендә проект финанславына күчкән төзүчеләр өлеше, чагыштырмача, шактый артты. Нәтиҗәдә, быел эскроу кулланып ДДУ саны 73% тәшкил итте, - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. Шул ук вакытта өлешле катнашу шартнамәләрен теркәүгә гаризаларның 44% ы мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан электрон рәвештә бирелгән иде ".

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта проект финанславы кысаларында Татарстанда 78 төзүче эшли, 156 күпфатирлы йорт (яки 82,6%) эскра буенча төзелә. Бу 1 млн. 385 мең квадрат метр торак. Барлыгы Татарстанда 88 төзүче эшчәнлек алып бара, алар 1 млн. 676,2 мең кв.метр мәйданлы 188 күп фатирлы торак йорт төзи.

ММЧ өчен элемтәләр

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 - Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International