Эшлекле чәршәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Азат Вәлиев ун ел район Советы аппаратын җитәкләгән Резидә Закированың, лаеклы ялга чыгу сәбәпле, үз вазифасыннан китәргә теләк белдерүе хакында хәбәр итте.
Резидә Әмир кызы Әгерҗедә туып-үскән. 76нчы шәһәр мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1982 елда Удмурт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә.
Хезмәт юлын 1976 елда туган шәһәрендә китапханәче буларак башлый. Аннан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары була. 16 елдан артык әлеге системада директор булып эшли.
2002 елдан бирле хезмәт юлы район хакимияте белән бәйле. 2011 елның апреленнән бирле район Советы аппаратын җитәкләде.
– Кайда гына эшләмәсен, Резидә Әмировна үзен абруйлы җитәкче итеп таныта белде, лаеклы хезмәте белән районда гына түгел, республикада да тирән ихтирам яулады. Хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз, – диде Азат Рөстәм улы аңа Мактау грамотасы тапшырганда.
– Ун ел эшләү дәверендә төрле вакытлар булгандыр. Әмма мин бервакытта да шәхси ихтыяҗларны күз уңында тотмадым. Бөтен эшчәнлегем туган шәһәрем, районыбыз хакына булды. Бу авыр да, җаваплы да хезмәтне ялгыз гына башкару мөмкин түгел. Шуңа күрә бердәм эшчәнлегебез өчен һәрбарчагызга да тирән рәхмәтемне белдерәм, – диде җавап чыгышында Резидә Әмир кызы.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев та район хакына булган бердәм хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/rayon-sovety-apparaty-itkchese-laekly-yalga-kitte