2021 елда «Скорлупино-2021» Бөтенроссия фестиваленә (алга таба - Фестиваль) 5 ел тула.
Фестиваль кысаларында яшьләр арасында физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең һәм предприятиеләренең яшьләр командалары өчен ярышлар уздырыла, шулай ук авыл яшьләренә ярдәм программалары һәм авылда бизнес ачу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелә.
2021 елның 2 октябрендә Питрәч белән Сосновый борда йомырка, йөгерү белән традицион халык уеннары узачак, балалар анимацион һәм концерт мәйданчыклары эшләячәк, төрле токымлы кошлар белән «Ско-ко-парк», халык кәсепләре мәйданчыгына Россия Федерациясе төбәкләреннән 50дән артык һөнәрче киләчәк. Фестивальдә 300 килограммнан артык авырлыктагы торт әзерләү өчен яңа гастрономия рекорды кую планлаштырыла.
Элемтә өчен: Таҗиева Наилә Камил кызы, МБУ директоры Питрәч муниципаль районының «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге, тел.: 8 (999) 162-93-49.