Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Саваплы булыгыз!
2013 елның 22 мае, чәршәмбе
Әнә шулай ди Әгерҗедәге татар зираты каравылчысы Илдус Гыйләҗетдинов узган җомгада татар зиратында оештырылган өмәдә катнашучыларга олы рәхмәтен җиткереп.
Иске татар зиратындагы өмәдә шәһәрдәге оешма-предприятиеләрдә эшләүче йөзгә якын кеше катнашты. Ир-егетләргә ауган агачларны кисеп машинага төяү, вак куакларны чабу кебек вазифалар йөкләнсә, хатын-кызлар каберләр тирәсенә өелгән чүпләрне капчыкларга тутырып машиналарга төяделәр. “Бу көнне зираттан кырык тонналап чүп чыгарылды. Бик күпләр төштән соң да эшләделәр. “Водоканал” ширкәте эшчеләре өмәдән иң соңгылары булып кайтып киттеләр. Бу юлы зиратның Карл Маркс ягындагы өлешендә генә түгел, арткы ягында да бик күп чистарту эшләре башкарылды. Зиратның әлеге өлешендә кабер казучылар бригадасы ир-егетләре бик күп агачларны кистеләр. Менә шулай әкренләп зиратның ул өлешен дә тәртипкә китерербез дип уйлыйм”, – ди Илдус абый. “Бу саваплы эштән район җитәкчелегенең дә читтә калмавы сөендерә. Район башлыгы Валерий Макаров өмәгә кадәр үк зиратка килеп, аның торышы, башкарыласы эшләр белән танышып киткән иде. Ә өмәдә аның урынбасары Ришат Нурисламов катнашты. Район башкарма комитетында эшләр белән идарә итүче Андрей Авдеев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Раил Ваһапов та өмәнең оешкан төстә узуын ныклы контрольдә тоттылар ”, – дип дәвам итә ул.
Мондый күмәк өмә зиратта көз көне тагын уздырылачак. Тик җәй дәвамында да мәңгелек йортыбызга чистарту эшләренә һәркем килә ала. “Чүпләрне тутыру өчен бик күп капчыклар сатып алдык быел. Шуңа күрә зиратка килүчеләр чүпләрен капчыкларга тутырып капка төбенә чыгарып куйсыннар иде”, – дип үтенә Илдус Гыйләҗетдинов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз