2021 елның 29 сентябреннән дәүләт статистикасы бүлеге исәпкә алу персоналын укыта башлый. Исәпкә алу персоналы Бөтенроссия халык санын алуның төп нигезләрен, исәпкә алу персоналының эшен оештыруны, сан алучының кәрәзле җайланмасында, стационар участокта халык турында белешмәләр җыюны, «РФ Дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алуда катнашу» хезмәтләрен алу тәртибен өйрәнәчәк. Уку кысаларында халык турында мәгълүматлар җыю буенча практик дәресләр үткәреләчәк. Уку нәтиҗәләре буенча тестлаштыру оештырылачак.