Күргәзмәгә килми калмагыз!

2013 елның 22 мае, чәршәмбе
Әгерҗенең тарих һәм мәдәни мирас музеенда "Фонтан-Сәнгать" дип аталган уникаль күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән эшләрнең авторы – Һиндстанда туып-үскән Шри Чиномой Кумар Гхош. Ул – музыкант та, рәссам да, шагыйрь дә, фәлсәфәче дә. 43 яшендә кулына тәүге тапкыр пумала алып, иҗади әсәрләр тудыра башлый  һәм үз стилен булдыра. Аның иҗат эшләре беренче карашка гына бик гади кебек тоела. Чынлыкта, алардан ниндидер үзгә яктылык бөркелә. Күргәзмәдә булучылар моны тоймый калмаслар. Биредә иҗат эшләрен күзәтү белән бергә, үзеңә дә кулыңа пумала алып рәсем ясап карау мөмкинлеге бирелә. Күргәзмәдәге башка уникаль яңалыкларны үз күзләрегез белән күрәсегез килсә, рәхим итегез. Ул әле безнең шәһәрдә июнь ахырына кадәр эшләячәк.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International