әләте” юк. Транспортир аша бер генә бозык йә черегән бәрәңге үтәргә тиеш түгел. Яхшы орлык кына яхшы уңыш бирәчәк бит. Шуңа эшчеләр һәр бәрәңгене күз уңыннан уздыралар”, – ди бәрәңге склады мөдире Миңнефатыйх Хөснетдинов. Быел бәрәңге яхшы сакланган, бозыклары берән-сәрән генә очрый. Складлардан кыш буе эре бәрәңге сатканнар, шуңа ул инде калмаган диярлек. Яз көне Әгерҗедә узган ярминкәдә дә халык Уразай бәрәңгесен бик теләп сатып алган. “Язын орлыклык, вак бәрәңгене дә бик күп саттык. Хәтта Кичкетаңнан тикле килеп алучылар булды”, – ди склад мөдире. Сүз уңаеннан: әле хәзер дә орлыклык бәрәңге сатыла биредә. Бәясе, репродукциясенә карата, 5-7 сум.