1 октябрьдән Өлкәннәр ункөнлеге старт ала. Бу көннәрдә бездә өлкән буын вәкилләренә тагын да хөрмәт һәм игътибар күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бар.
- Соңгы вакытта коронавирус, ОРВИ авырулары арту сәбәпле, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелде. Бу Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан чараларга да кагыла. Өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеге барыннан да кыйммәтрәк бит, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Баженова.
Чикләүләр кертелүгә карамастан, һәр оешманың үз планы эшләнгән, ул өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтләүгә юнәлдерелгән.
- Без һәр җитәкче алдына ветераннарыбызга хөрмәт һәм игътибар күрсәтү бурычын куябыз. Район хакимияте исеменнән яше алтмыш яшьтән узган, пенсиясе кулланучылар бюджетыннан түбәнрәк булган район халкына 10 мең сумлык бүләкләр әзерләнә. Әгерҗедә аларны волонтерлар, авылларда җирлек башлыклары тапшырачак, - ди Ольга Алексеевна.
2 октябрьдә, шимбә көнне, Әгерҗедә ике мәйданчыкта (район хакимияте каршында һәм үзәк мәйданда) Өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә узачак. - Ярминкәдә Иж-Бубый, Кудаш, Тирсә, Күмәк авыл җирлекләре катнаша. Алар көзнең мул бүләкләре белән генә түгел, концерт номерлары белән дә сөендерәчәк, - диде район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев.
Бәйрәм уңаеннан сәхнә осталары да көчле чыгышлар әзерлиләр.
Ярминкәдә ашлык, печән, бәрәңге һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Өлкән яшьтәге кешеләрнең теләкләрен исәпкә алып, волонтерлар сатып алынган продуктларны китерү өчен ярдәм күрсәтәчәкләр.
** Өлкәннәр көне уңаеннан көнкүреш хезмәте күрсәтүгә ташламалар каралган:
1 октябрь ПАРИКМАХЕРСКИЕ УСЛУГИ. "Азинский" чәчтарашханәсендә - 50% ташлама. АВТОМОБИЛЬ РЕМОНТЫ. Л.Джаметов автоостаханәсендә (Ленин ур.) май алыштыру, диагностиканың барлык төрләре - 10% ташлама. ФОТОГРАФИЯ. Шәхси эшмәкәрләр С.Егорова ("Гузяль" сәүдә йорты, К.Маркс ур., 13), Н.Мешкова ("Погребок", М.Горький тыкрыгы, 1), Н.Голосеева ("Погребок", М.Горький тыкрыгы, 1) документларга фото - ташлама 50%. Н.Голосееваның бөтен ассортиментына - 5% ташлама. КЕШЕ РЕМОНТ ОБУВИ. Шәхси эшмәкәр Ю.Матвеев (М.Горький ур., 13) - 50% ташлама. АПТЕКИ. Шәхси эшмәкәр Э.Кадыйрова даруханә пунктларында - товарларга ташлама 10%. ТАКСИ. «Альянс» (тел. 21300), «Каскад» (25000), «Рэтрал» (23000) сәфәр шәһәргә 80 сум. ГОРОДИК БАНЯ (бушлай): 1 октябрь - хатын-кызлар көне, 2 октябрь - ирләр көне. Ташламалар алу өчен барлык очракларда пенсия таныклыгы булу мөһим.
**
Безнең газета укучылары арасында да өлкән буын вәкилләре күп. Сезнең һәркайсыгызга район газетасына тугрылыклы булуыгыз өчен шәхси рәхмәтебезне белдереп, иң мөһиме, сәламәтлек телим. Газетаның бу санында сезнең игътибарга шулай ук Өлкәннәр көненә әзерләнгән мәкаләләр дә тәкъдим итәбез. Аларның һәркайсы сезгә карата тирән ихтирам хисләре белән сугарылган.
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/kakie-meropriyatiya-proydut-v-rayone-v-dekadu-pozhilykh-lyudey