Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Яшьләр җыелган җирдә
2013 елның 22 мае, чәршәмбе
“ТР аграр яшьләре берлеге”нең Әгерҗе бүлекчәсе Красный бордагы “Алмалы” лагеренда икенче тапкыр “Әйдәп баручылар мәктәбе” уздырды. Авылларның актив яшьләрен җыю, алар белән аралашу, проблемаларын уртага салып сөйләшү, аларны чишү юлларын эзләү максатыннан оештырылучы әлеге чара бу юлы да бик файдалы узды.
Ә яшьләр җыелган чара күңелсез буламы соң инде? Ике көн буена кызып-кызып бәхәсләшүләр, үз фикерләрен дәлилләп сөйләүләр, уен-көлке, шаян сүз бер генә минутка да тынып тормады. Мондый файдалы очрашудан, кызганычка каршы, быел Яңа Бәзәкә, Иске Чекалда, Кодаш, Кадыбаш, Девәтернә, Салагыш, Шаршады авыл җирлекләре яшьләре мәхрүм калдылар.
Беренче көнне Әйдаманнар мәктәбендә “Коррупция – яшьләр күзлегеннән” дигән файдалы уен уздырдык. Яшьләргә ришвәтчелеккә каршы корылган ситуация уйларга бирем бирелде. Әйтергә кирәк, бу проблема яшь буынны да бик борчый һәм алар ришвәтчелек белән көрәшү юлларын бик ачык күрсәттеләр.
Көннең икенче яртысы лидерлык сыйфатларын ачыклауга багышланган чаралар белән дәвам итте. Оештыручылар күңел ачу чаралары турында да онытмаганнар иде. Чөнки яшьләр хәрәкәт яраталар. Пейнтбол уены аларны тагын да берләштерде һәм дуслаштырды. Бер-берсе өчен җан атып кычкырган, сызгырган тавышлар бик еракларга ишетелеп торды.
Икенче көн тагын да файдалы һәм кызыклы үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, әлеге комитетның төзелеш бүлеге белгече Ләйсән Фәтхетдинова, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Рәшидә Иксанова, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов, яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева яшьләр өчен гамәлдәге программалар белән таныштырдылар. Ә яшьләрнең җитәкчеләргә сораулары күп иде. Мәсәлән, кайберәүләр авыл хуҗалыгы юнәлешендә бюджет өлкәсендә укырга керергә теләкләре барлыгын белдерделәр. Ни дисәң дә, авыл яшьләре авылга тартыла шул. Аларга туган як, туган җир төшенчәсе барыбер якын. Авылларыбызның киләчәге дә – алар кулында. Мәгариф идарәсе юристы Сергей Мурзинның “Безнең яңа укытучы”, “Безнең иң яхшы укытучы” грантлары белән таныштыруы да кызыклы булды.
Ә очрашу ахырында авылларның актив яшьләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Әйдаманнар мәктәбендә активлыклары белән Иж-Бубый һәм Көчек авылы яшьләре аерылып тордылар.
Энҗе ХИКМӘТУЛЛИНА,
“ТР аграр яшьләре берлеге”нең Әгерҗе бүлекчәсе рәисе.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз