Дәүләт Думасына 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына федераль бюджет проекты кертелде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына якындагы өч елга федераль бюджет проектын, шулай ук бюджет проекты пакетын кертте. 60 көн эчендә без бу мөһим документларны карарга һәм кабул итәргә тиеш. Россия Президенты тарафыннан гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, эшсезлекне киметү, балалы гаиләләргә ярдәм итү системасын булдыру, төбәкләрне үстерү, һәркем ала алырлык һәм сыйфатлы белем бирүне һәм сәламәтлек саклауны тәэмин итү, инфраструктураны үстерү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кирәк».
"2022 елга бюджетның төп параметрлары икътисадны торгызу һәм үстерү турында сөйли. Бу 1,33 трлн сумлык (1,0% ВВП) профицит: бюджет керемнәре - 25,02 трлн сум, чыгымнар - 23,6 трлн сум. 2022 елда чыгымнар структурасында 35 процент - социаль; өч ел эчендә 10 трлн сум диярлек төбәкләргә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк ", - дип билгеләде Когогина.
Дәүләт Думасы 2022-2024 елларга бюджет проектын 28 октябрьдә беренче укылышта караячак.