Казанда Бөтенроссия халык санын алуга әзерләнү тәмамланды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Татарстан башкаласында Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре төгәлләнде. Бу хакта Кабминдагы брифингта Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

Бүгенге көндә 1185 контролер сайланган, шуларның 48,7%ы - уку йортлары хезмәткәрләре, 26%тан артыгы - башка учреждениеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре; 13,5% - җирле үзидарә хезмәткәрләре, 6%тан артыгы - эшләмәүче пенсионерлар; 3,3% - эшсез хезмәткә сәләтле халык.

"Безнең төп состав - исәпкә алучылар, аларны 7108 кеше сайлап алган, 48,6% ы - уку йортларында эшләүчеләр, 32,5% - учреждение һәм предприятиеләрдә эшләүчеләр, 10% диярлек - җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, 3% тан артыгы - эшләмәүче пенсионерлар һәм эшсез хезмәткә сәләтле халык", - дип билгеләде докладчы.

Моннан тыш, КФҮдә эшләү өчен район дәрәҗәсендәге инструкторларның 58%ы сайланган. Контролерлар 29 сентябрьдән 25 ноябрьгә кадәр эшләячәк, исәп алучылар - 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр.

Татарстан Республикасында Бөтенроссия халык санын алуны уздыруга барлыгы 8,5 меңнән артык кеше җәлеп ителәчәк. Оператив алыштыру өчен 15% резерв каралган, бу 1,3 мең кеше тәшкил итә.

ВПНга беренче тапкыр 485 волонтер җәлеп ителде. Алар Бөтенроссия халык санын алу символикасы һәм махсус таныклык белән тәэмин ителәчәк. Иреклеләр МФЦга килгән затларга халык санын алуны уздыру, аның максаты һәм бурычлары турында мәгълүмат бирәчәк.

«Исәпкә алуны әзерләү һәм уздыру чорында без гадәттәгечә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы белән Татарстан Республикасы буенча хезмәттәшлек итәбез. Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан халыкның һәм исәп-хисап персоналының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комплекслы чаралар системасы гамәлгә ашырылачак, - дип ассызыклады Наталья Гатауллина.
Тулырак:https://www.tatar-inform.ru/news/v-kazani-zaversena-vsya-podgotovitelnaya-rabota-k-vserossiiskoi-perepisi-naseleniya-5838571

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International