Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр безнең илдә чираттагы Бөтенроссия халык санын алу узачак.
Анда катнашуның өч ысулы каралган:
1. Дәүләт хезмәтләре порталында анкетаны мөстәкыйль тутырырга;
2. Йорт исәбен алучының сорауларына җавап бирергә;
3. Якындагы исәпкә алу участогына барып җитәргә.
Нинди генә ысул сайласагыз да, белеп торыгыз: халык санын алуда катнашу - ул сезнең зур һәм гомуми эшкә, киләчәкне булдыруга керткән өлешегез!
Халык санын алу барышында җыелган бөтен мәгълүмат конфиденциаль һәм ышанычлы сакланган. Җаваплар бары тик сезнең сүзләрегездән языла, бернинди документлар күрсәтергә кирәкми.
Нечкәлекләре https://www.strana2020.ru/сайтында