Әгерҗедәге 1 нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучылары "Татарстан Республикасы буенча 15 ОФПС" 101 нче янгын сүндерү-коткару часте" оешмасында булдылар.
Экскурсияне икенче каравыл бүлеге командиры Сәлахов Роберт Рәшит улы үткәрде. Тәҗрибәле янгын сүндерүче ут белән саксыз эш иткәндә барлыкка килә торган куркынычлар турында күп сөйләде, укучыларны янгын сүндерүче һөнәре белән таныштырды.
Янгынны сүндерү һәм кешеләрне һәм хайваннарны коткару тарихын сөйләде. Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар.
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryze-proshel-neobychnyy-urok