Иртәгә, 25 майда, мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре. Районыбызда 163 укучы өчен ул мәктәп елларындагы соңгы тантаналы, сагышлы да, күңелле дә бәйрәм. Ә сез үзегезнең соңгы кыңгырауны хәтерлисезме? Хәбәрчебез шушы сорау белән төрле елларда мәктәп тәмамлаган газета укучыларыбызга мөрәҗәгать итте.
Эльза СИБГАТОВА – Мордывый авылы: “Мәктәп тәмамлавыма быел 45 ел. Үзем дә җиденче дистәгә аяк бастым. Гомерем юлында минем өчен ике тапкыр соңгы кыңгырау яңгырады һәм алар күңелемдә бүген дә матур хатирә булып саклана. Беренчесе 1968 елда 34нче шәһәр мәктәбен тәмамлаганда, ә соңгысы 2011 елда хезмәттәшләрем Рәүфә Хәбирова, Рәсимә Садыйкова, Тәнзилә Халикова, Роза Александрова белән бергә Тирсә мәктәбендә эшләп лаеклы ялга киткәндә чыңлады.
Туган мәктәп дигәндә мин белем алган өч мәктәбемне дә күз алдыма китерәм. Башлангыч сыйныфны Биектау мәктәбендә тәмамладым. Хәзер үзем дә аптырыйм, укытучы әнием өченче сыйныфны тәмамлаган, урысчасы ипи-тозлыктан артмаган бердәнбер кызын курыкмыйча Әгерҗедәге 76нчы сигезьеллык тимер юл мәктәбенә ничек илтеп бирде икән? Ә бу мәктәптә ул елларда Горький тимер юлыннан җибәрелгән бик көчле педагоглар эшли, ә директорыбыз танылган Валентин Репин иде. Мине, 12 яшьлек авыл кызын, бер дә кимсетмәделәр. Урыс теленә бөтен сыйныф белән өйрәттеләр. 10 сыйныфны мин 34нче шәһәр мәктәбендә тәмамладым. Рус теле укытучысы булып китүемдә Әгерҗе мәктәбе укытучыларының өлеше зур булгандыр.
40 елга якын укытучы булып эшләү дәверемдә укучыларым өчен күп тапкырлар соңгы кыңгырау чыңлаттык. Бик моңсу бәйрәм ул. Белем биргән укучыларыңны очырып җибәрү бер дә җиңел түгел. Еллар узгач та аларның урамда туктап хәл белешүләре укытучы өчен зур шатлык. Быел соңгы кыңгырау чыңлаган укучыларга кайда гына булсалар да чын кеше булып калуларын телим”.
Валентина ЯНБЕРДИНА – Күләгәш: “Мин 1942 елны 7 сыйныфны тәмамладым. Сугыш елларында “Соңгы кыңгырау” бәйрәме турында хәтта хыялланмадык та. Безне җыйдылар да таныклык тапшырдылар. Шуның белән вәссаләм. Башкортостандагы педагогия училищесына укырга керергә теләсәм дә әнинең бер дә җибәрәсе килмәде. Әмма минем теләгем бик көчле иде. Өскә кияргә киемем булмаганга, әнкәй, төн утырып, сандыкта кадерләп саклаган ситсыдан күлмәк текте һәм мине ерак юлга озатты. Ә училищеда укыганда һәр кичне баржага ашлык төяргә йөрдек. Ул авыр капчыкларны ничек күтәргәнбездер, белмим.
Бервакыт төнге сәгать 3тә директор безне уятып сөенечле хәбәр җиткерде: “Сугыш беткән!”. Без шатлыктан “күккә” сикердек. Җиңү килгән елны без училищены тәмамладык. Күтәренке рух белән “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен уздырдык. 45нең көзендә мин Бима мәктәбенә эшкә килдем. Беренче елны ук миңа ике сыйныфны укытырга бирделәр...”.
Татьяна ГОНЧАРОВА – Барҗы-Пельга: “Минем бары 4 класс белемем бар. Бик укыйсым килсә дә гаиләгә булышу өчен төп укуны ташларга туры килде. Салкын мәктәптә утырулар үзәккә үтә торган иде. Миңа “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен күрү насыйп та булмады. Ул вакытта авылда кызу эш өсте иде. Мин басуда ашлык чәчтем. Эшемә бик җаваплы караганга, мине җитәкчеләр дә яраттылар. Сугыш чорында да эшем бик җаваплы булды. Мине атлар караучы итеп билгеләделәр. Ә алар ул вакытта алтынга тиң иде. Һәм мин гомер буе конюх булып эшләдем.
Хәзерге чор балаларына карыйм да сөенеп туялмыйм. Соңгы кыңгырау чыңы олы тормыш юлына чыгучы яшьләргә бәхетле юллар теләп чыңласын”.
Владимир ЧЕЧЕТКО – Әгерҗе шәһәре: “Миңа ике тапкыр “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә катнашырга насыйп булды. 9 сыйныфка кадәр мин Муромда тимерьюлчылар мәктәп-интернатында укыдым. Беренче бәйрәм дә биредә узды. Ә өлкән сыйныфларда Әгерҗедә 34нче мәктәптә белем алдым. Әле дә хәтеремдә: беренче линейкага озын чәч белән, “клеш” чалбар киеп килдем. Директор Зәки Фәррахов мине күрүгә үк киемне алыштырырга һәм чәчемне алдырырга кушты. Мин, әлбәттә, аның сүзләренә колак салмадым. Шуннан соң физкультура укытучылары Маннур Исхакович белән Сәетҗан Галиевич, мине спортзалга алып кереп, иске трико бирделәр. Чәчемне дә алар кыркыдылар. Бик шаян булсам да яхшы укуым белән аерылып тордым. Мәктәпкә сөенеп бара идем. Тәнәфестә шау-гөр килсәк тә, дәрес вакытында чебен очкан тавыш та ишетелмәде. Тантаналы линейка вакытында Зәки Шәехович: “Менә, Чечетко, хулиган идең, шулай да кеше булдың”, – диде. Мин дә югалып калмадым: “Сезнең тәрбия, Зәки Шәехович”, – дип җавап бирдем.
Соңгы кыңгырау – ул һәрчак дулкынландыргыч бәйрәм. Ак күлмәк кигән егетләр, чәчләренә ак бант таккан кызлар, күз яшьләрен тыя алмаган әниләр – әле дә күз алдында”.