Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Әйләнеп кайтыгыз авылга
2013 елның 24 мае, җомга
Туган авыл, туган нигез... Адәм баласы кайларда гына яшәсә дә, нинди генә югары урыннар биләсә дә, аны һәрчак үзенә тартып торучы иң газиз урыннар бу.
Туып-үскән авыл турында күңел түрендә гомер буе матур хатирәләр генә саклана. Чит җирләрдә яшәсәң дә сагынып кайтыр туган авылың булу – үзе бер бәхет. Ә менә туган авылыңның исеме тарихка гына кереп калу, бик сагынган чакта кайтып күршеләр, сабакташлар, белем биргән укытучы апа-абыйлар белән күрешү, урам әйләнү мәмкинлеге булмау үзәкләрне өзә. Адәм баласы моны олыгая барган саен ныграк сизә, җирсү хисе аның бәгырен телгәли. Туган авыллары беткән күпме якташларның: “Эһ, очрашасы иде авылдашлар белән!” – дигән җан авазын күп тапкырлар ишеткән бар.
Үзләре дә су басу зонасына керү сәбәпле, туган авыллары Барҗыны югалткан һәм аны гомерләре буе сагынып яшәүче ике танылган шәхес – Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев һәм районыбыз мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин авылсыз калган якташларын Кичкетаңга җыеп очраштыруны матур гадәткә керттеләр. Менә бишенче ел инде июнь аеның беренче шимбәсендә Кичкетаң, Балтач, исемнәре тарихка гына кереп калган Барҗы, Рыс, Мушик, Парсы авылларында туып-үсеп чит җирләргә таралышкан авылдашлар Кичкетаң үзәгенең уртасындагы яшел мәйданда очрашуга җыелалар. Күрсәгез иде сез бер очрашуга зар-интизар булып гомер кичерүче сагынышкан авылдашларның кочаклашып күрешүләрен, шатлык яшьләрен, “киләсе елга да кайтырбыз”, дип саубуллашуларын...
“Быел да чит җирләрдә яшәүче барлык авылдашларны 1 июньдә сәгать 10да “Авыл көне”нә чакырабыз. Вакыт юк, тормыш мәшәкатьләре дип сәбәп эзләмәгез. “Исән чакта бер күрешик, җир астыннан юллар юк”, дип юкка гына җырламыйлар бит. Яшел мәйдан сезне көтә, авылдашлар!” – дип мөрәҗәгать итә сезгә Мөхәммәтазат хәзрәт.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз